Найти тему

Ни өчен көн саен канәфер чәйнәргә кирәк?

Ул аерым кешеләргә ярамый да икән...
Канәфернең дәвалау үзенчәлекләре күптән билгеле, Кытай медицинасында ул хәзер дә киң кулланыла. Бу хуш исле тәмләткеч бета-каротин, В төркеме витаминнары, С, Е витаминына, эфир майларына бай. Киптерелгән канәфер күп авырудан ярдәм итә.
Авыз куышлыгы чирләре булганда, көн саен канәфер чәйнәгез. Бу киңәшне саклаучылар стоматит, пародонтоз, казналык ялкынсыну турында онытачак. Канәфер — авыз куышлыгын сафландыручы табигый чара. Аның эфир майлары авыздагы начар исне бетерә. Тамак авырта башлауга канәфер чәйнәргә була.
Ул ашкайнату эшчәнлеген, матдәләр алмашын яхшырта, ябыгырга булыша. Моның өчен ашарга 15 минут кала 2 канәферне 1 чәй кашыгы бал белән чәйнәргә кирәк.
Ни өчен көн саен канәфер чәйнәргә кирәк? Ул аерым кешеләргә ярамый да икән... Канәфернең дәвалау үзенчәлекләре күптән билгеле, Кытай медицинасында ул хәзер дә киң кулланыла.
Около минуты