Газета "Балтач таннары" I Башкортостан103 подписчикаПодписаться«Хәтерлим сине, Әфганстан» очрашу кичәсе үттеШәвьядыда «Хәтерлим сине, Әфганстан» очрашу истәлек яңарту кичәсе узды.Шәвъяды укучылары Әфган сугышы ветераны белән очраштылар. Чарада Хәрби хәрәкәтләр ветераны Радик Александрович Апкалиев һәм 2-9нчы сыйныф укучылары катнашты. Сынаулы юл үткән якташ балаларга Ватанны саклаучыларның данлы традицияләре һәм хәрби бурыч, Әфган сугышы фронтовикларының батырлыклары, локаль сугышларда катнашкан якташлар, Кораллы Көчләрдә хезмәт итүнең көндәлек тормышы, хәрби ширкәт һәм хәрби кардәшлек турында сөйләде, балаларның сорауларына җавап бирде. 1989 елның 15нче февралендә совет солдаты Әфганстан җирен калдырып чыга. Шулай итеп анда Советлар Союзы 15 меңнән артык гражданын югалта. Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару көне – әфган ветераннары өчен бәйрәме дә, һәлак булганнарны искә алу һәм кайгы көне дә икәне аңлашыла.Около минуты16 февраля