647 подписчиков
Кайбычта флотчылар көненә багышланган ярыш узды
«Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында, Россиянең Су асты флоты көненә багышлап, физик мөмкинлекләре чикле укучылар арасында Кайбыч, Саба, Яшел Үзән районнарыннан командалар катнашында гади суднолар модельләре ясау буенча осталыкларын күрсәтте.
Бәйгене ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова командаларны сәламләп, уңышлар теләде. Анда «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче Хуҗа Хәсән, Ульянково, Федоровское, Олы Кайбыч мәктәпләре укучылары чыгыш ясады.
Ярыш шартлары буенча укучылар үзләре ясаган гади судноларны тизлеккә, төгәллеккә сынарга тиешләр иде.
Шәхси беренчелектә судно моделен төгәллеккә җибәрүдә Яшел Үзән командасыннан Илшат Мифтахетдинов беренче урынны яулады. Саба районыннан Марсель Галиев һәм Кайбычтан Мөхәммәт Садыйков — икенче, Кайбычтан Камил Эрджанов, Егор Вахтов, Сабадан Риназ Латыйпов — өченче урында.
Модельләрне ераклыкка җибәрүдә Кайбычтан Никита Ерамасов — беренче, Сабадан Зиннур Тимергалиев, Яшел Үзәннән Илья Артамонов — икенче, Яшел Үзәннән Никита Разрывин, Кайбычтан Булат Хәйбуллин, Ислам Сабитов — өченче урында.
Командалар арасында сабалылар — беренче, Яшел Үзән районы командасы — икенче, Кайбыч районы командасы — өченче урында.
Призлы урыннарга чыгучыларга дипломнар, медальләр, командаларга грамоталар, кубоклар, командаларны ярышка әзерләгән педагогларга грамоталар тапшырылды.
1 минута
16 февраля 2024