Газета "Балтач таннары" I Башкортостан107 подписчиковПодписаться"Онытмас өчен белергә һәм истә тотарга кирәк!”Балалар иҗат үзәгендә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 35 еллыгына багышланган чара узды. 1979-1989 елларда Әфганстанда совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты составында Балтач районында туган 155 кеше хезмәт итте. Әфган сугышы елларында 7 якташыбыз һәлак булды, аларның бишесе үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнде. Чарада катнашучылар Әфганстанның хәрби тарихын искә алдылар һәм Әфганстанда хәрби хезмәт үткән сугыш хәрәкәтләре ветераннары: Яхин Илдар Раифович һәм Апкалиев Радик Александрович белән очраштылар. Чара барышында хәрби хәрәкәтләр ветераннары эчке эшләр органнарының булачак хезмәткәрләре белән үзләренең истәлекләре, Әфганстан Демократик Республикасы территориясендә террорчылыкка каршы операцияләр үткәрү барышында Ватанга фидакарь хезмәт итү мисаллары белән уртаклаштылар, шулай ук өлкән буынның кыйммәтле тәҗрибәсе яшьләргә тапшырыла торган мондый очрашуларның мөһимлеген һәм кыйммәтен билгеләп үттеләр.Около минуты15 февраля 2024