106 подписчиков
Россия Президенты Башкортстанда яңа судьялар билгеләде
Башкортстан Югары судында федераль судьяларга таныклыклар тапшыру тантанасы узды.
Анда Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле кушуы буенча Башкортстан буенча баш федераль инспектор Алексей Касьянов катнашты.
Владимир Путин республикада яңа судьялар билгеләү турында Указга кул куйды: Югары Суд судьясы Ксения Вакилова, Баймак район суды рәисе Рамазан Усманов, Учалы район суды рәисе Райля Галикеева, Нефтекама шәһәр суды рәисе урынбасары Ольга Коровина, Октябрь шәһәр суды рәисе урынбасары Ольга Алексеева, Уфаның Совет район суды судьясы Вадим Галимҗанов.
Алексей Касьянов судьяларга Россия Президенты имзалаган профессиональ таныклыкларны тапшырды.
Около минуты
1 февраля 2024