Найти в Дзене

Кешенең озын гомерле булуына гади генә нәрсә бәйле икән

Кем аны шулай дип уйлаган?!
Норвегиянең табигый һәм техник фәннәр университеты галимнәре тикшеренү үткәргән. Алар тикшеренү нәтиҗәсендә белем дәрәҗәсенең гомер озынлыгына йогынты ясавын ачыклаган. Бу хакта “KazanFirst” “The Lancet” журналы мәгълүматларына таянып яза. Белгечләр ачыклаганча, мәктәптә яки университетта укыган һәр ел кешенең үлү куркынычын чама белән 2 процентка киметергә мөмкин. “Кешенең белем дәрәҗәсе никадәр югарырак булса, керемнәре дә зуррак була, медицина ярдәменең дә сыйфатлырагына өметләнә ала. Белемле кешеләр сәламәтлекләре турында, озын гомерлелек турында күбрәк кайгырта”, – дип билгеләп үткән тикшеренү авторларыннан берсе Мирза Баладж. Тикшеренү шулай ук наданлыкның эчү-тарту белән бер баскычта торуын һәм шундый ук хәтәр белән янавын раслаган.
Кешенең озын гомерле булуына гади генә нәрсә бәйле икән Кем аны шулай дип уйлаган?! Норвегиянең табигый һәм техник фәннәр университеты галимнәре тикшеренү үткәргән.
Около минуты