203 подписчика
🥐Профитроль әзерлибез
📌Кирәк: 200 мл су, 100 мл сыек май, 1 стакан он, 3 йомырка, чеметем тоз.
📌Сыек май белән суны кайнатып чыгарабыз. Чеметем генә тоз һәм бер стакан он салабыз. Онны берьюлы салып бетерәсе. Болгата-болгата бер массага китерәбез. 3-4 минут суына. Бер-бер артлы йомырка салып, миксер белән болгатабыз. Камыр әзер. Табага пергамент кәгазь җәеп, чәй кашыгы белән камырны бүлеп чыгабыз. Кремны кайнатылган сгущенка һәм сметана катнашмасыннан ясасагыз була. Анысы үзегезнең фантазиядән тора. Кремны кондитер шприцы белән тутырырга мөмкин.
Около минуты
30 января 2024