Найти тему

Алтынчы сыйныф укучысы дәрескә граната алып килгән

Снаряд дустының кулында шартлаган
Алтынчы сыйныфта укучы малай дәрескә страйкбол (хәрби уен) гранатасын алып килгән. Аны сыйныфташларына тотып карарга биргән. Соңыннан снаряд бер дустының кулында шартлаган. “Фонтанка” хәбәренә караганда, бу хәл Санкт-Петербургта шәһәрнең Адмиралтейство районындагы 2 нче гимназиясендә булган, дип яза ВТ үзенең сайтында. Балалар яңа “уенчык”ны бик кызыксынып өйрәнгән, әмма берникадәр вакыттан соң ул бер укучының кулында шартлаган. Шартлау вакытында гранатаны тотып торган малайны медицина бүлмәсенә озатканнар. Бәхеткә, аңа җитди зыян килмәгән.
Алтынчы сыйныф укучысы дәрескә граната алып килгән Снаряд дустының кулында шартлаган Алтынчы сыйныфта укучы малай дәрескә страйкбол (хәрби уен) гранатасын алып килгән.
Около минуты