107 подписчиков
Балтач укучылары сугыш чоры балалары язмышын сурәтләде
Алар Ольга Горячеваның «Мин әле үләргә теләмим» пьесасын сәхнәләштереп тамашачы хөкеменә чыгарды.
Ленинград шәһәрен блокададан тулысынча азат итүнең 80 еллыгы алдыннан, район мәдәният сараеның “Чаткылар” үрнәкле театр коллективы тамашачыга Ольга Горячеваның «Мин әле үләргә теләмим» пьесасы буенча спектакль тәкъдим итте.
Бу сугыш чоры балалары язмышын сурәтләгән әсәр. Ленинград шәһәренең кечкенә кешеләре язмышына багышланган. Аларның бала чагы башкаларныкына охшамаган, сугыш сөременә капланган, блокадалы бала чак була. Аларның иңенә олыларга караганда да күбрәк авырлыклар төшә!
Около минуты
30 января 2024