106 подписчиков
Башкортстанга янә бураннар килә
Атна башына фаразны Башгидромет синоптиклары җиткерде.
29 гыйнварда урыны белән бераз кар ява. Көндез көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Көндез һава температурасы -8, -13° тәшкил итәчәк.
Сишәмбе, 30 гыйнварда, шулай ук бераз кар явуы фаразлана, урыны белән буранга әйләнү ихтималы бар. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача тизлектә истәчәк. Һава температурасы төнлә -10,-15°, көньяк-көнчыгышта -20°, көндез -5,-10° кадәр төшәчәк.
Около минуты
29 января 2024