Найти в Дзене

Яхшы хәбәр: 1 февральдән Россиядә ана капиталын һәм башка социаль түләүләрне арттырачаклар

Бу хакта Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин сөйләгән.
Россиядә ана капиталын һәм башка социаль түләүләрне индексациялиләр. Тиешле закон 1 февральдән үз көченә керә, дип сөйләгән Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин Дәүләт Думасының Telegram-каналында. «Ана капиталы беренче балага 630,4 мең сум һәм икенчесенә 833 мең сум тәшкил итәчәк. Моннан тыш, 7,4%ка 40 тан артык төрле пособие һәм компенсация үсә. Дәүләтнең өстенлеге — барлык социаль йөкләмәләрне тулысынча тәэмин итү. Моның өчен кирәкле акча федераль бюджетта каралган», — дип хәбәр иткән Володин. Шулай ук микрофинанс оешмалары эшчәнлеген контрольдә тоту турындагы закон үз көченә керә. Володин сүзләренчә, бу карар бурычлыларның хокукларын комплекслы якларга мөмкинлек бирәчәк.
Яхшы хәбәр: 1 февральдән Россиядә ана капиталын һәм башка социаль түләүләрне арттырачаклар Бу хакта Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин сөйләгән.
Около минуты