Найти тему
223 подписчика

🔸Марий Эл республикасының Кече Носла авылында яшәүче Василий Ивановтан үзе иҗат иткән шигырьләр


Ага язмыш🌟

Ага язмыш, ага алга таба,
Уңлап, суллап, бәрелеп ярына.
Җилләр исә, балкып кояш чыга,
Хыял сүнә, хыял кабына.

Ага язмыш, ага алга таба,
Юк – бар кала юлның читендә.
Минем йолдыз, килеп җитәм дисәм,
Яңа йолдыз, алда кабына.

Ага язмыш, ага алга таба,
Әле кыйный, әле иркәли.
Язлар җиткәч, кошлар кире кайта
Ләкин язмыш кире җибәрми.

Ага язмыш, ага алга таба,
Дуслар арта, күңел киңәя.
яшьлек үтә, картлык куып килә,
Язмыш безгә шулай елмая.
🔸Марий Эл республикасының Кече Носла авылында яшәүче Василий Ивановтан үзе иҗат иткән шигырьләр  Ага язмыш🌟  Ага язмыш, ага алга таба, Уңлап, суллап, бәрелеп ярына.
Около минуты