106 подписчиков
Йортка фен-шуй символлары урнаштыру дин ягыннан дөресме?
Йортка җиһаз тезү буенча ниндидер таләпләр бармы? Күпләр фен-шуй, минимализм һәм башка кагыйдәләргә игътибар итә бит.
Раил хәзрәт Фәйзрахмановның җавабын тыңлап үтик.
– Динебездә кеше тормышын катлауландырырга тырышу юк. Кеше үзенә ничек кирәк, шулай итеп җиһазын да, башкасын да тезә. Көзгене болай куйсаң, акча килә, болай итсәң, акча чыга дигәннәре – кеше уйлап тапкан нәрсә генә. Акчаны да, башкасын да Аллаһы Тәгалә бирә, кесәдән дә ул чыгара. Иман булса, хәләл тормыш алып барсак, фен-шуйлар гына безгә тәэсир итә алмый.
Около минуты
25 января 2024