Найти тему

Дога көче турында гыйбрәтле язма

Бөек Ватан сугышы башлангач минем әби партизан отрядына санитарка булып китә. Отряд Новгород өлкәсендәге бер урманга урнаша. Ир-егетләр арасында ул бер хатын-кыз була. Аны бик кадерләп саклап кына торалар егетләр. Берсендә учак ягып утырганда егетләрнең военный хатын-кызның кесәсендә нәрсә йөрткәнен беләселәре килә. Әби кесәсеннән әнисе дүрткә бөкләп биргән догасын чыгарып күрсәтә. Егетләр әбинең дога йөрткәненнән көләләр. Шуңа ышанасыңмы диләр. Берсе кулыннан тартып' алып учакка ыргытмакчы була. Алла юк ул ышанма ди. Әби әни биргән дога бит ул кире бир дип елый башлый. Мә җүләр башкаларга күрсәтә күрмә тагы моны дип кире бирә догасын. Икенче көнне иртән приказ була. Срочно урынны үзгәртергә дигән. Икенче урманга күчәр өчен кыр аша йөгерергә кирәк була. Боларны фашистлар күреп алып ата башлыйлар. Әби әйтә без йөгерәбез безнең арадан пуляляр чыж да пыж үтеп кенә торалар ди. Көчкә барып җиттек урманга ди. Беребезгә дә пуля эләкмәде ди.
Дога көче турында гыйбрәтле язма Бөек Ватан сугышы башлангач минем әби партизан отрядына санитарка булып китә. Отряд Новгород өлкәсендәге бер урманга урнаша. Ир-егетләр арасында ул бер хатын-кыз була.
Около минуты