Найти тему

Көнтүгештә солдатларга шәмнәр әзерлиләр, токмач кисәләр

Авылда яшәгән хатын-кызлар алгы сызыктагы хәрбиләргә хәйрия ярдәме күрсәтәләр.
Бу эшне оештыручы Асия Мостафина мессенджерлардагы авылдашлар чатында бу хакта хәбәр итте.
—Авылдашлар, парафин белән тәэмин иттеләр. Әкрен булса да эш бара, окоп шәмнәре әзерлибез, тимер (калай) банкалар тагын да кирәк. Аллаһыга шөкер. Авыл халкы изге эштә активлык күрсәтә. Рәхмәт. Әле токмач кисәбез. Теләүчеләр булса бик шат булырбыз, — ди Асия Минислам кызы.
Барлык сугышларга үзенең улларын озаткан, әлеге көндә МХОда офицер ир-егетләре катнашкан Көнтүгеш авылы халкы изге эштән читтә калмый.
Көнтүгештә солдатларга шәмнәр әзерлиләр, токмач кисәләр Авылда яшәгән хатын-кызлар алгы сызыктагы хәрбиләргә хәйрия ярдәме күрсәтәләр.
Около минуты