107 подписчиков
Тутагач авылында СВОдагы якташларга ярдәм кулы сузалар
Акбабай позывнойлы авылдашлары кыска вакытлы ялга кайткач, хатын-кызлар җыелышып токмач кистеләр.
—Үз теләгем белән бардым алгы сызыкка, яшь буының киләчәге тыныч булсын дип контракт төзедем. Илеребез тыныч, күк йөзебез аяз булсын, — ди Акбабай.
Иптәше белән ике ул үстерделәр, бер уллары тормыш корган, икенчесе үзләре белән яши, Себергә чыгып эшләп йөри. Элек хезмәт иткән, чакыру буенча хезмәтен рядовой авылдашыбыз БМП механик-водителе сыйфатында үткән. Әлеге вакытта “Башкортостан” полкында хрби бурычын үти. Без җиңү белән кайтабыз Аллаһы боерса. илебез көчле, ди. Акбабай позывнойлы авылдашым илебез җитәкчеләренә рәхмәтләрен җиткерде. Барлык кирәк-ярак белән ярдәмләшеп торалар, бик күп гуманитар ярдәмнәр килеп тора. Башкортстаннан күп ярдәм килә, диде.
Токмач кисүчеләр Рәхимә Шакирова, Әдилә Суфиянова, Дилара Әхкямова, Эльвира Камалова барлык ир-егетләребезгә исәнлекләр белән җиңү яулап тиз арада туган җирләренә әйләнеп кайтуларын теләделәр.
Около минуты
18 января 2024