106 подписчиков
Башкортстанга керәшен салкыннары килә!
Синоптиклар һава температурасының урыны белән -37 градуска кадәр төшүен фаразлый.
18-19 гыйнварда кискен суыта, явым-төшемнәр ихтималлыгы зур булмаячак. Урыны белән бераз кар ява. Җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк.
Башгидромет белгечләре билгеләп үткәнчә, республика буенча һава температурасы -19, -24 градус булган уртача керәшен салкыннары көтелә, таулы районнарда термометр баганасы -29 градуска кадәр төшәчәк.
Көндез һава температурасы -5,-10 градуска кадәр җылыначак. Мондый үзгәрешләр чираттагы җылы фронтның узуы белән бәйле.
19 гыйнвар төнендә һава температурасы -19,-21 градус тәшкил итәчәк.
Около минуты
18 января 2024