Найти тему

Аяк табаннарында шпора борчымыймы?

Борчыса, сезгә түбәндәге ысулның ярдәме тими калмас.

Яңа салынган йомырканы стаканга салып, өстенә 100 г аш серкәсе агызырга һәм шул катнашманы караңгы, салкынча урынга куярга кирәк.

3-4 көн торганнан соң йомырканы серкәдән алып, аның юка элпәсен тишеп, агын агызасы. Ә йомырканың сарысын аерым савытка салып, күбекләнгәнче болгатырга кирәк. Аңа 100 г скипидар (ылыслы агач сагызыннан ясала, даруханәдә сатыла) һәм стакан төбендә калган серкәле утырманы аз-азлап кына куша барып, барысын бергә яхшылап болгатасы. Әзер булган катнашманы кара төстәге шешәгә агызып, караңгы урынга сакларга куярга кирәк.
Аяк табаннарында шпора борчымыймы? Борчыса, сезгә түбәндәге ысулның ярдәме тими калмас.
Около минуты