117 подписчиков
Башкортстанда һава шартларының начарлануы көтелә…
Тагын нинди сюрприз көтәргә инде?
Алдагы ике көндә Башкортстанда һава шартларының начарлануы көтелә. Башгидромет мәгълүматлары буенча, сишәмбе, 16 гыйнварда, көндез республика буенча бераз кар булырга мөмкин. Кайбер районнарда көчле буран. Җил көньяктан уртача тизлектә исәчәк, урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә -14, -19°, көньяк-көнчыгышта -24°, көндез -8, -13°, көньяк-көнчыгышта -18°.
Чәршәмбе, 17 гыйнварда, бераз кар явачак, урыны белән уртача буран, аерым районнарда көчле буран, юлларда кар көртләре басу ихтималы сакланачак. Җил көньяктан уртача тизлектә исәчәк, урыны белән көчле бил көтелә. Һава температурасы төнлә -10, -15°, көньяк-көнчыгыш буенча -20, -25°, көндез -5, -10°, көньяк-көнчыгыш буенча -15° кадәр җитәчәк.
Около минуты
16 января 2024