Найти тему

Иске Балтач авылында 16 гыйнвар иртәсе янгын белән башланды...

Зыян күрүчеләр юкмы?
Бүген, 16 гыйнвыар иртәсе Иске Балтач авылында күңелсез вакыйгадан башланды. Махсус хезмәтләргә Комаров урамында янгын баш калкытуы турында хәбәр килде. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә агач мунчаны ялкын телләре камап алган иде. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Янгынның башка корылмаларга күчүенә юл куелмады. Әлегә булган мәгълүматлар буенча бәхетсезлек очрагының сәбәбе электр корылмаларын файдалану (куллану) кагыйдәләрен бозуга бәйле.
Электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Җылыту приборларын караучысыз калдырмагыз. Сак булыгыз!
Радик Гәрәев, 66 санлы янгын сүндерү часте начальнигы урынбасары
Иске Балтач авылында 16 гыйнвар иртәсе янгын белән башланды... Зыян күрүчеләр юкмы? Бүген, 16 гыйнвыар иртәсе Иске Балтач авылында күңелсез вакыйгадан башланды.
Около минуты