106 подписчиков
Wildberries Петербургта янган складның 16 хезмәткәрен эзләүне дәвам итә
Wildberries онлайн-ритейлеры 13 гыйнварда складта эшләгән 16 кешене эзләүне дәвам итә.
Бу хакта компаниянең Telegram каналындагы матбугат хезмәте хәбәр иткән.
“Әлеге вакытта 16 кешенең кайда булуын ачыклыйбыз”,— диелә хәбәрдә.
Элегрәк Wildberries матбугат хезмәте Шушарда янган складның 49 хезмәткәре элемтәгә чыкмаган, компания вәкилләре якыннары белән элемтәдә кала дип хәбәр иткән булган.
Санкт-Петербургның Шушары бистәсендәге онлайн-ритейлер складында янгын 13 гыйнварда теркәлә. Wildberries матбугат хезмәте хәбәрендә билгеләп үтелгәнчә, ул көнне Мәскәү вакыты белән 07:20 сәгатьтә складта 1,2 мең кеше булган. Зыян күрүчеләр турында мәгълүматлар килмәгән. Янгын факты буенча Тикшерү комитеты РФ ҖК 201 маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан (вәкаләтләрен дөрес кулланмау).
Около минуты
15 января 2024