108 подписчиков
Башкортстанда яшәүчеләрне көчле җил һәм салкыннар көтә
Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.
Башкортстанда иртәгә, 15 гыйнварда урыны белән секундына18 метрга кадәр тизлектә җил һәм салкыннар көтелә.
Шулай ук республикада алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан секундына 8—13 метр, урыны белән 18 метр тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә -19,-24°, урыны белән -30°, көндез -14,-19°. Юлларның аерым участокларында төнлә һәм иртән томан, күрү мөмкинлеге 2—4 км.
Около минуты
14 января 2024