Газета "Балтач таннары" I Башкортостан106 подписчиковПодписатьсяАта-анага карата мөнәсәбәтләребез ислам динендә Исеңдә тот! Иң яхшы ата-аналарга карата мөнәсәбәт аларның дини яки динсез булуына карамастан) — Аллаһы ризалыгына ачкыч һәм Кыямәт көнендә котылуыңа сәбәп. Изгеләр әйткәннәр: “Аларны тын калып тыңла, алар синең белән сөйләшкәндә – хикмәт иясе булырсың. Алар басканда бас, аларга ихтирам йөзеннән, үзеңнең җәмгыятьтә абруеңа карамастан – кешеләр арасында дәрәҗәң күтәрелер. Алар кушканны үтә, Аллаһы каршында гөнаһ эш булмаса – Аллаһы каршында буйсынуның асылына төшенерсең. Хәҗәтсез алардан алда чапма–ихтирам итүнең кыйммәтен аңларсың. Тавышыңны аларныкыннан артык күтәрмә – кычкыру ишәкләргә хас. Җавап кайтар, алар чакырганда – кешеләр дә сине ишетер.Около минуты12 января 2024