107 подписчиков
Гвоздика позывнойлы МХОдагы авылдаштан югары янактайларга истәлекле бүләк
Ел ахырында Югары Янактай авылында “Берәм Русия” сәяси партиясенең “Реаль эшләр” проекты чикләрендә авыл халкы җылы, якты, матур, уңайлы клублы булды.
МХОда катнашкан Гвоздика позывнойлы авылдашыбыз чираттагы кыска вакытлы ялга кайткач авыл клубына килде һәм клубның матурлыгына соклану белдерде. Сөйләшеп утырганда: “Динария апа, сезгә нәрсә кирәк?” — дип сорады. Мин дискотекалар үткәрергә светомузыка юклыгын әйттем. Һәм ул Интернет магазинга заказ биреп безгә светомузыка кайтартты. Яңа елга бүләге килеп тә җитте. Хәзер авыл клубында дискотекалар үткәргәндә кулланыр өчен светомузыкабыз (әйләнеп торган утлы шар) булды.
Бүләк белән сөендергән ир-егет әлеге вакытта алгы сызыкта.
Авылдашлар бүләкне сөенеп кабул итте. Ә үзешчән сәнгать остасы Люся Кубатуллина Яңа елны каршылау чарасында моңлы җыр бүләк итте. Югары Янактай авылы халкы ир-егетләребезнең исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләде.
Около минуты
23 января 2024