Найти тему

Чәйне күп эчмисезме?

Чәйне күп эчү чиргә китерә икән. Нинди чиргә?
Чәйне күп эчү йөрәк тибеше ешаюга (тахикардия), баш авырту һәм ярсучанлыкка китерергә мөмкин. Табиб-диетолог Елена Соломатина “Москва 24” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. Белгеч әйтүенчә, яшел чәйне көненә – дүрт-биш чынаяктан, ә карасын – өч-дүрт чынаяктан арттырырга ярамый.
— Күбрәк эчкәндә, бөерләргә авырлык киләсен, нерв системасының кирәгеннән артык “кәефләнәсен” көт тә тор, – дип аңлаткан ул. Чәйдә, каһвәдәге кебек үк, кофеин бар. Ә ул артыкка киткәндә кәефкә начар тәэсир итә.
Чәйне күп эчмисезме? Чәйне күп эчү чиргә китерә икән. Нинди чиргә? Чәйне күп эчү йөрәк тибеше ешаюга (тахикардия), баш авырту һәм ярсучанлыкка китерергә мөмкин.
Около минуты