Найти тему
593 подписчика

Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева: "Кечкенә авылларның юлларын да вакытында кардан чистарту мөһим"


Хуҗа Хәсәндә юлларны чистарту эше ничек бара икән? Бу хакта безгә җирлек башлыгы Светлана Матвеева хәбәр итте:
"Безнең җирлеккә дүрт авыл керә: Хуҗа Хәсән, Турминский, Кушкүл, Александровка. Юлларны чистарту өчен быел "Август-Кайбыч" җәмгыяте һәм "Ермолаев" крестьян-фермер хуҗалыгы белән килешү төзедек. Андрей Ермолаев - үзе яшәүче Турминский авылы юлларын, "Август-Кайбыч" җәмгыяте тракторчысы Хуҗа Хәсән һәм Александровка урамнарын чистарта. Быел кар күп яуганлыктан, эш зурдан, көнендә чистартып өлгереп тә булмый. Шулай да, хәлдән килгәнчә тырышабыз. Ике трактор эшли, кар өемнэре зур булганлыктан, "Амкодор"лар белән эшлибез. Кечкенә авылларның берсе булган Александровкага юл бер километрдан артык араны тәшкил итә, аны ачу өчен бер көн вакыт үтә. Монда пенсия яшендәге апа-абыйлар яши, юлсыз калдырырга ярамый. "Тракторчы егетләребезгә рәхмәтем зур, исән-сау йөрсеннәр. Безнең җирлектә асфальт заводы бар, тракторчы егетләребез шунда да эшли, алар да булыша. Әйе, быел безне Ходай сыный, барысына да әзер булырга тиешбез".
Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева: "Кечкенә авылларның юлларын да вакытында кардан чистарту мөһим"  Хуҗа Хәсәндә юлларны чистарту эше ничек бара икән?
Около минуты