Найти тему

Ризат Рамазанов өч ел урын өстендә ятканнан соң, кабат йөрергә өйрәнгән!..

Иҗади гаилә Зинира һәм Ризат Рамазановлар — татар эстрадасының популяр җырчылары. Икесе дә гади, тырыш, гел яңалыкка омтылалар.
— Икебезнең дә балачак җиңел булмаган, — дип сөйли Ризат. — Алты яшемдә чакта хоккей уйнаганда бозга егылып, миңа “Пертеса” дигән диагноз куйдылар. Бу — сөяк авыруы, оча-бот буыны чатнап, ашалып бетеп, аксап йөри башладым. Иртән торгач, көн саен аяк сызлый, әрни. Мин, тез авырта, дим. Өч ел хастаханәдә урын өстендә яттым. Русча өйрәнеп, I-III сыйныфны шунда укыдым. Әти-әнигә рәхмәт. Колхоз ул вакытта акчаны бик бирми. Үзебезнең машина юк. Әти Шәмәрдәндәге дусты Борис абый белән сөйләшеп, ул әнине атна саен “Нива” машинасы белән станциягә менгезеп куя иде. Әни Шәмәрдәннән — Казанга, аннан бүтән электричкага утырып, Юдино бистәсенә таба китә. Әле килгәч тә, 4 км таудан кар-яңгырда җәяүләп обсерваториягә менәсе...
Ризат Рамазанов өч ел урын өстендә ятканнан соң, кабат йөрергә өйрәнгән!.. Иҗади гаилә Зинира һәм Ризат Рамазановлар — татар эстрадасының популяр җырчылары.
Около минуты