107 подписчиков
Уфада «Райский берег» күңел ачу комплексындагы янгын сүндерелгән
Узган төннәрнең берсендә Уфада Сельская Богородская урамындагы “Райский берег” мунча комплексы территориясендәге бинада янгын чыккан.
200 кв. метр мәйданда ике катлы бинаның түбәсе янган. Янгынга югары катлаулылык рангы бирелгән. Зыян күрүчеләр юк. Сүндерүгә 39 кеше һәм 10 берәмлек техника җәлеп ителгән. Янгын сүндерүчеләр килгәнче 10 кеше эвакуацияләнгән.
“Янгынның сәбәбе ачыклана. Урында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының сынау янгын лабораториясе тикшерүчесе һәм эксперты эшли”, — диелә МЧС хәбәрендә.
Около минуты
9 января 2024