Найти тему

Башкортстанга -35 градус салкыннар якынлаша...

Сак булыгыз, дип кисәтә Башгидрометүзәк.
Башгидрометүзәк алдагы өч көнгә һава торышы фаразын халыкка җиткерде. Бирелгән мәгълүматлар буенча, республикада 8, 9 һәм 10 гыйнварда салкыннар көтелә. Синоптиклар 35°кадәр суыту турында кисәткәннәр.
Дүшәмбе, 8 гыйнварда бераз кар һәм көчле җил булачак. Һава температурасы көндез 21,-26°, республиканың көньягында -16°тәшкил итәчәк.
Сишәмбе, 9 гыйнварда бераз кар һәм уртача җил көтелә. Төнлә температура 22,-27°, урыны белән 32°, көндез 16,-21°тәшкил итәчәк.
Чәршәмбе, 10 гыйнварда, бераз кар явачак һәм уртача җил көтелә. Төнлә -35°, көндез 20,-25°, урыны белән 30°кадәр җитди салкыннар көтелә.
Башкортстанга -35 градус салкыннар якынлаша... Сак булыгыз, дип кисәтә Башгидрометүзәк. Башгидрометүзәк алдагы өч көнгә һава торышы фаразын халыкка җиткерде.
Около минуты