Найти тему

Казанның бер сәүдә үзәге янында атыш...

Бу юлы кемгә нәрсә җитмәгән?
Бүген иртәнге сәгать 5тә Казанның Корстон сәүдә үзәге янындагы машиналар кую урынында атыш булган. Социаль челтәрләрдәге мәгълүмат буенча, ир-ат үзен рәнҗетүчеләргә ут ачкан имеш.
Бу хактагы хәбәр “Вишневский” полиция бүлегенә килеп ирешкән. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре ир-атлар арасында конфликт килеп чыкканлыгын һәм аларның берсе пистолетка охшаган әйберне алып, җиргә атканлыгын ачыклаган. Тикшерү барышында әлеге әйбернең травматик корал булуы билгеле булган. Әлеге вакытта бу хәл буенча тикшерү бара.
Казанның бер сәүдә үзәге янында атыш... Бу юлы кемгә нәрсә җитмәгән? Бүген иртәнге сәгать 5тә Казанның Корстон сәүдә үзәге янындагы машиналар кую урынында атыш булган.
Около минуты