Найти в Дзене

Көмьязы авылында узган чаңгы ярышларында кырыкка якын спортчы катнашты

МХОда хәрби бурычын үтәгән авылдашлары спонсорлык ярдәме күрсәткән чарада катнашучылар ир-егетләребезнең исән-сау кайтуларын теләп чаңгы юлыннан үтте.
Ярышлар оештырылуы турында сайтыбызда хәбәр иткән идек. Иң яшь чаңгычы 8 яшьлек Камилҗанов, иң өлкән спортчы Радик Усманов (65 яшь) һәм хатын-кызлар арасыннан Лениза Карамова беренчелекне яулады. Дүрт төрле яшь категриясендәге спортчылар 1,5 —2,5 километр араны җилдәй җитез үттеләр һәм егерме алты чаңгычы бу көннең истәлекле бүләкләренә һәм Мактау грамоталарына ия булды. Бүләкләү тантанасыа МХОга чакырылган, спонсорлык ярдәме күрсәткән ир-егетнең әтисе Эрнис абый, авырып тору сәбәпле, килә алмады. Әнисе Мәсхүдә Хәбибуллина зур теләк белән җиңүчеләргә бүләкләрне тапшырды.
Көмьязы авылында узган чаңгы ярышларында кырыкка якын спортчы катнашты МХОда хәрби бурычын үтәгән авылдашлары спонсорлык ярдәме күрсәткән чарада катнашучылар ир-егетләребезнең исән-сау кайтуларын...
Около минуты