Найти тему

Көмьязы авылы халкы чаңгы ярышларына җыелды

Ярышларны оештыруга МХОдагы авылдашлары Р. спонсорлык ярдәме күрсәтте.
Авылдагы “Хәнифә” мәчете имамы Алик Карамов белдерүенчә, Р. МХОга 2022 елның сентябрь аенда Уфа шәһәреннән чакырылган. Гаиләсе Уфада яши. Әти-әнисе авылда гомер кичерә. Р. ике тапкыр кыска вакытлы ялга кайткан. Элемтәче сыйфатында хезмәт иткән райондашыбыз күрсәткән батырлыгы өчен Яңа ел алдыннан М. Шәймәратов ордены белән бүләкләнгән.
Көз көне авылга кайткан чагында авылдашларына бүләк итеп мәчеткә акча калдыра Р. Имам Алик Карамов, мәзин Илнур Усманов, авыл активистлары белән киңәш итеп ул бүләкне кулланып авылдашлары арасында чаңгы ярышлары үткәрергә карар итәләр.
Бүген, 3 гыйнвар көнне, Көмьязы авылы төрле буын спортчыларны җыйды. 8 яшьтән алып, 50+ яшькә кадәрге спортчылар стартка басты. Читтән кайткан авылдашлары, профессионал спортчы Ирек Миргаев кунак сыйфатында катнашты.
Көмьязы авылы халкы чаңгы ярышларына җыелды Ярышларны оештыруга МХОдагы авылдашлары Р. спонсорлык ярдәме күрсәтте. Авылдагы “Хәнифә” мәчете имамы Алик Карамов белдерүенчә, Р.
Около минуты