Найти в Дзене

Күршеләрнең җылы традицияләре!

Балтач районы Нөркә авылы һәм Борай районы Яңа Тазлар авылы кешеләре арасында яхшы дуслык элемтәсе булдырылган.
Яңа 2024 елның беренче көнендә кичке 19:00 сәгатьта Борай районыннан 5 кеше составында үзешчән талантлы башкаручылар Нөркә авыл клубында музыкаль күңел ачу чарасында катнаштылар. 3 кеше Яңа Тазлар авылыннан, 2 башкаручы – Борайдан. Әйтергә кирәк, Борай делегациясен сукырларның районара оешмасын җитәкләүче Мадис Фархутдинов алып килган. Нөркәлеләр үткән елның башында Яңа Тазларга концерт белән барган булганнар.
Күршеләрнең җылы традицияләре! Балтач районы Нөркә авылы һәм Борай районы Яңа Тазлар авылы кешеләре арасында яхшы дуслык элемтәсе булдырылган.
Около минуты