106 подписчиков
Иске Балтачтан эшкуар Әльфия Бәдретдинова ике сабыйның хыялын чынга ашырды
Алар Кыш бабайдан микрофон, уенчык һәм йомшак утыргычлы чана сораганнар иде.
Иске Балтач авылында үз эшен уңышлы алып барган эшкуар Әлфия Бәдретдинова район күләмендә үткәрелгән һәр төрле чарада актив катнаша. Яңа ел алдыннан узган “Теләкләр чыршысы”нда да теләп катнашты һәм ике сабыйның Кыш бабайга язган хатын укып юлга чыкты. Иске Балтач авылында яшәүче Рудаль Суфияров микрофонлы һәм үзе теләгән уенчыклы булды! Ә шул ук авылда яшәүче Сафия Юмагулова йомшак утыргычлы чана сораган иде. “Кыш бабай” нәни кызның үтенечен тормышка ашырды.
Около минуты
31 декабря 2023