Найти в Дзене

Өйдә тынычлык булсын өчен нинди дога укырга?


Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм үзенең өммәтенә, ачуланышып, дәшми, сөйләшми 3 көннән дә артык йөрмәскә кушкан.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләм бер хәдисендә: «Рөхсәт ителгән гамәлләрдән Аллаһы Тәгалә өчен иң яратмаганы — ул аерылышу», — дигән.
(Әбү Давыд, Ибне Мәҗә).
Коръәндә ир-хатын мөнәсәбәтләре хакында әйтелгәндә, «никах» сүзе кулланыла, туры әйткәндә «бер-берең белән килешү» дигәнне аңлата. Әгәр дә Аллаһы Тәгалә сезне кавыштырган икән, димәк, шулай кирәк булган. Гаиләгезне саклап калу өчен, үзегездән килгәннең барысын да эшләгез һәм ӘЛЕГЕ ДОГАны укыгыз:
«Аллаһуммә әллиф бәйнә кулюбинә, вә әсълих зәтә бәйнинә, вәһдинә субуләс-сәләми, вә нәҗҗинә минәз-зулүмәти илян-нур, вә җәнибнәл-фәвәхишә мәә зәхәра минһә вәмә бәтәнә».
«Йә Раббым! Безнең араларыбызны якынайт, мөнәсәбәтләребезне ныгыт. Барчабызны да тынычлык юлыннан алып бар, караңгылыктан яктылыкка чыгар. Безне ачык һәм яшерен начарлыклардын сакла».
Өйдә тынычлык булсын өчен нинди дога укырга?  Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм үзенең өммәтенә, ачуланышып, дәшми, сөйләшми 3 көннән дә артык йөрмәскә кушкан.
Около минуты