107 подписчиков
Башкортстанда көчле салкыннар чигенәчәк
Кайчаннан җылыта башлаячак?
Башкортстанда чәршәмбе көнне, 10 гыйнварда, көндез кар явачак. Һава температурасы - 18, -23 градус салкын булачак. Бу хакта Башгидромет хәбәр итә. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә исәчәк.
Пәнҗешәмбе, 11 гыйнварда, кар формасында явым-төшем саклана. Төнлә 32 градуска кадәр, урыны белән 38, көндез -20, -25 градус салкын. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, уртача тизлкектә исәчәк.
12 гыйнвар, җомга көнне төнлә 25 градуска кадәр салкыннар булачак, ләкин көндез алар чигенәчәк. Синоптиклар -6, -11 градус һәм көньяк-көнбатыштан, көньяктан искән җил белән көчле кар явачак дип вәгъдә итәләр.
Около минуты
10 января 2024