106 подписчиков
Ринат Рәхмәтуллин колониядә дә җырлар яза икән
“Ике җырны сөйгәнемә багышладым”, дигән ул.
Җырчы Ринат Рәхмәтуллин “Татар-информ” хәбәрчесе белән элемтәгә кереп, колониядә нәрсәләр белән шөгыльләнүе турында сөйләгән. Ул булачак концертлары өчен яңа программа әзерли, яңа җырлар яза икән. “Шушы көннәрдә генә 4 яңа җыр яздым. Икесен сөеклемә багышладым. 3 җырым – мәхәббәт турында. Соңгысының нинди икәнен әйтмим – сюрприз. Аны мин тамашачыга иреккә чыккач ук тәкъдим итәчәкмен”,– дигән артист.
Аның әйтүенчә, колониядә ул бәйрәмнәргә оештырылган концертларда чыгыш ясый.
Около минуты
10 января 2024