106 подписчиков
Япониядә янә көчле җир тетрәү теркәлгән! Коточкыч!
6,0 магнитудалы җир тетрәү бүген, 9 гыйнварда Япониянең Ниигата префектурасында була.
Бу хакта Япониянең баш метеорология агентлыгы сейсмологлары хәбәр итте, дип яза Газета.Ру.
Ведомство мәгълүматлары буенча, җир тетрәүләр урындагы вакыт буенча 17:59 сәгатьтә (11:59 мск) Садо утравы районында теркәлгән. Җир тетрәү үзәге су астында 10 км тирәнлектә ята. Ул Ното ярымутравынан ерак түгел, Исикава префектурасында урнашкан, ул аеруча 1 гыйнварда көчле җир тетрәүдән зыян күргән.
Около минуты
9 января 2024