106 подписчиков
Диана Сәфәрованың үлеменә гаепле ир хәзер җаваплылыкны корбанына өеп калдырырга тырыша?!
Автоһәлакәттә һәлак булып өч сабые ятим калган яшь блогер Диана Сәфәрованың үлеме әлегәчә бик күп сораулар тудыра.
Бу хакта “Башинформ” язганнарга күз салыйк. Тикшерүчеләр фикеренчә, Диана шул фаҗигале төндә үзенең машинасында. өенә кайтып барганда, Чишмә бистәсе тирәсендә аны “Тoyota”га утырган Вадим Латыйпов уза. Узып барган бер мәлдә юл һәлакәте китереп чыгара. Диананың машинасы, “чыгымчылап”, юл кырыена “оча” һәм киртәгә килеп бәрелә. Яшь ханым шул урында һәлак була. Латыйпов исә, җаваплылыктан куркып, фаҗига булган урыннан кача. Аны соңрак видеокүзәтү камералары ярдәмендә эзләп табалар. Танылган артист Әнвәр Нургалиевнең туганы – 24 яшьлек яшь ананың үлеме сәбәпләрен тикшерү әле һаман дәвма итә.
Около минуты
28 декабря 2023