Газета "Балтач таннары" I Башкортостан107 подписчиковПодписатьсяИске Балтачтан ике укучы "Артек"ка юлланды Сәләтле, тырыш укучыларга "Артек" балалар ял лагеренда ял итәргә форсат туды."Артек" балалар ял лагеренда ял итәргә һәр бала да хыялланадыр. Кемгәдер мондый бәхет елмая. "Артек"та ял итеп кайткан балалар яңадан Кара диңгез буена барырга ниятли. Яңа дуслар табу, аралашу, сәләтләрен үстерү өчен биредә күп мөмкинлекләр булуы көн кебек ачык.Уку алдынгылары күпчелек монда бара. Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 6 "б"сыйныф укучысы Аскар Галиев һәм Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 7 "а"сыйныф укучысы Денис Галимовлар бүген Кырымга юлланды.Около минуты27 декабря 2023