Газета "Балтач таннары" I Башкортостан106 подписчиковПодписаться«Өмет фәрештәләре-2023»иҗат фестивалендә Аскын районы мәдәният йортында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Өмет фәрештәләре-2023»II ачык иҗат фестивале узды. Балтачлылар лаеклы чыгыш ясады. Фестиваль Аскын, Балтач, Борай, Дүртөйле, Илеш, Караидел, Тәтешле районнарыннан һәм Уфа шәһәреннән 6 яшьтән алып 20 яшькә кадәрге 50гә якын уникаль, талантлы егетне берләштерде. Конкурс өч номинациядә узды: вокал, хореография һәм нәфис сүз. Бу чарада безнең укучылар һәм аларның җитәкчеләре катнашты. Жюри нәтиҗәләре буенча 2"б" сыйныф укучысы Карюков Тимур, ул "Театр дөньясы"берләшмәсендә шөгыльләнә(җитәкчесе Халикова К.), 3 дәрәҗә лауреат булды. Ә 4"а" сыйныф укучысы Родина Людмила (җитәкчесе Валеева Г.) "Хореографик иҗат"номинациясендә җиңүче, 3 дәрәҗә лауреат булды.Около минуты27 декабря 2023