106 подписчиков
Богдан авылында Мөҗиповлар гаиләсе яшәгән йорт әкият илен хәтерләтә
Күп балалы Земфира һәм Булат Мөҗиповлар ел саен Яңа ел бәйрәменә кардан төрле сыннар эшләп авылдашларына, кунакларга матур бәйрәмчә кәеф бүләк итәләр.
Аҗдаһа елын бу гаилә тагын да зуррак әзерлек белән каршылый. Биредә кардан эшләп бизәлгән яшел чыршы, әкият геройлары, ГАИшниклар, ел символы — Аҗдаһа да килеп урнашкан.
—Тәүлекнең кичке сәгатьләрендә Мөҗиповлар яшәгән йорт ерактан ук җем-җем балкыган утлары белән әллә кайдан үзенә чакырып тора. Килегез, күрегез. Истәлеккә шушы матурлык фонында фотога төшегез! — ди богданлылар.
Афәрин, Мөҗиповлар!
Яңа ел бәйрәмнәре дөньяга тынычлык, бар кешегә яңа бәхетләр, яңа уңышлар алып килсен!
Около минуты
27 декабря 2023