103 подписчика
Йомырка гына түгел: Яңа елдан соң нәрсәләргә хаклар артачак?
Кайбер продуктларның бәясе 70 процентка артачак, диләр...
Россиялеләрне кисәттеләр: Яңа елдан соң бәяләр арту дәвам итәчәк. Йомыркадан тыш, ачы шоколад та кыйммәтләнә. Аның бәясе 70% ка күтәрелергә мөмкин. Исемлектә тагын нәрсә бар — экспертлар хәбәр иткән.
Росстат хәзер үк икмәккә бәяләр артуын теркәгән. Икътисадчылар фикеренчә, Яңа елдан соң бензин да кыйммәтләнә. Гыйнварда, бәлки, 25 тиенгә. Сөт белән шоколадының бәясе 20% ка, ә ачы шоколадның бәясе 70-80% ка артачак.
Около минуты
26 декабря 2023