106 подписчиков
Яңа ел төнендә нинди һава торышы көтелә?
Яңа ел төнендә үзәк Россиядә җылы һава торышы көтелә, дип сөйләгән Россия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд. Алдан фараз белән ул “Лента.ру” белән сөйләшкәндә уртаклашкан. Мәскәү төбәгендә Яңа ел төнендә баткак булмаячак, дип вәгъдә иткән синоптик.
Аның сүзләренчә, кар өемнәренең биеклеге якынча 20-25 сантиметр булачак. Әмма кар тәгәрәтеп уйнарга, чанада йөрергә ул башкала халкына бәйрәмне шәһәрдән читтә уздырырга киңәш итә.
31 декабрьдә һәм 1 гыйнварда башкалада температура бертөрле булыр дип көтелә, дип хәбәр иткән Вильфанд. Көндез дә, төнлә дә минус 3-4 дән плюс 1 градуска кадәр, шулай ук бераз кар явар дип фаразлана.
Мәскәү өлкәсе белән чиктәш төбәкләрдә дә шундый ук һава торышы булачак.
Около минуты
26 декабря 2023