107 подписчиков
Ике җинаятьчене эзлиләр
Ике җинаятьче-психопат психоневрология диспансерыннан качкан.
Тольятти шәһәрендә психоневрологик диспансерыннан мәҗбүри дәвалау узган ике куркыныч җинаятьче качкан. Беренчесе —Антон Юрьевич Волконитин. РФ Җинаять кодексының «Сексуаль характердагы көчләү гамәлләре, саксызлык аркасында, ундүрт яшькә җитмәгән затның үлеменә китергән» маддәсе буенча хөкем ителгән. Аның билгеләре: кыяфәткә 20 яшь, буе 165 см, ябыграк гәүдәле, кыска сары чәчле, кара төстәге бүрек, капюшонлы озынча кара төстәге куртка, кара төстәге чалбар кигән. Аякта ак төстәге кроссовкалар. Икенче качкын —Денис Владимирович Стрельников. Элегрәк РФ Җинаять кодексының «Урлау» һәм «Көчләү» маддәләре буенча хөкем ителгән. Кыяфәткә якынча 35 яшь, буе 175 см, ябык гәүдәле, чәчләре якты-сары кыска, бүреге кара төстә. Капюшонлы озынча кара төстәге куртка, ян-ягында кызгылт сары лампаслы спорт төсендәге чалбар. Аякларында кара төстә кроссовкалар.
Около минуты
25 декабря 2023