106 подписчиков
Һәр баланың хыялы тормышка ашсын өчен "Теләкләр чыршысы" акциясе буенча районыбызда балаларның хыялларын өлкәннәр тормышка ашыра.
"Теләкләр чыршысы" акциясе —үзе тылсымлы бер вакыйга. Кыш Бабай белән Карсылуга кадәр үк өлкәннәр бүләкләрләр тарата башлый. Иң кызыгы шунда—акция буенча көтелмәгән бүләк түгел. Балалар теләге буенча көтелгәнен алу үтә күңелле бит ул. "Теләкләр чыршысы" акциясендә бала үз хыялын әйтә һәм бүләген көтә. Мәскәү курантлары мизгелләрне барлаганчы ук ул бүләк иясен таба.Иске Яхшый авылыннан Дмитрий Абдуллин Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә белем ала. Дмитрий дөнья, илләр, табигать белән кызыксына. "Балтач таңнары" гәзите редакторы Рөстәм Вәлиев аның теләген тормышка ашырып глобус бүләк итте.
Около минуты
30 декабря 2023