121 подписчик
Ялангач авыл биләмәсе үзешчәннәре Бөек Җиңүнең 80 еллыгына зурлап әзерләнә
Биләмәнең Мишкә авылында бүген, 22 декабрь көнне авыл биләмәсе үзешчәннәре зур концертка чакыра.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Балтачта халык иҗатының “Җиңү Салюты” район фестивале дәвам итә.
Бүген, 22 декабрь көнне, 19.00 сәгатьтә Мишкә авыл клубында, фестиваль чикләрендә концерт булачак. Үзешчәннәр тамашачыга тематик чара тәкъдим итәчәк. Биләмәгә караган авыллар үзешчәннәре фестиваль эстафетасын Шәвъяды авыл биләмәсе вәкилләренә тапшырачак.
Теләүчеләр, килми калмагыз!
Около минуты
22 декабря 2023