107 подписчиков
Иске Балтач авылындагы янгын гараж белән иномарканы юк итте...
22 декарь төнендә, Иске Балтач авылындагы 66 санлы янгын сүндерү частенә янгын баш калкытуы турында хәбәр килә. Кизү торган янгын сүндерү командалары шундук ярдәмгә ашыга. Янгын сүндерүчеләр килгәндә торак йортның гаражын ялкын телләре камап алган була. Төнен көчәйгән җил махсус хезмәт хезмәткәрләренең эшен катлауландырса да, сынатмый, ялкын телләренең таралуына юл куймый алар.
Янгын нәтиҗәсендә гараж эчендәге чит ил машинасы юк ителде, кирпечтән төзелгән гараж зур зыян күрде.
Янгын урынында махсус хезмәт тикшерүчесе һәм белгечләре эшли. Алар янгынның сәбәпләрен ачыклау белән мәшгуль.
Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен истән чыгармагыз! Электр приборлары, төрле җылыткычлар кулланганда аеруча сак булыгыз. Янгын бер кешене дә, мал-мөлкәтне дә аямый, санаулы минутлар эчендә юк итә. Үзегезне, якыннарыгызны, мөлкәтегезне саклагыз! Ялгызлары гомер кичергән күршеләрегезгә аеруча игътибарлы булыгыз.
Илһам Габсаликов, янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы
Около минуты
22 декабря 2023