Найти тему

Владимир Путин Башкортстанда яшәүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды


Россия Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турында»Указга кул куйды.
II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән Югары мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк Дини идарәсе рәисе Тәлгать Таҗетдинов бүләкләнде.
II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Олег Макаренко бүләкләнде.
«Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме Уфа сәнгать училищесының уку-тәрбия эше буенча директор урынбасары Владимир Жирновка бирелде.
«Россия Федерациясенең атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре» исеме Уфаның Октябрь районы Хакимият башлыгының беренче урынбасары Раил Мирхәйдәровка бирелде.
«Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе» исеме Мәүлидә Идрисовага бирелде.
«Россия Федерациясенең атказанган ветеринария табибы» исеме Тәтешле ветеринария станциясе башлыгы Нурия Ваһаповага бирелде.
Владимир Путин Башкортстанда яшәүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды  Россия Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турында»Указга кул куйды.
Около минуты