Найти тему

Балтачта булачак авыл хуҗалыгы һөнәрманнары спортны үз итә

Иске Балтач авылындагы Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы көллиятендә укыган 1-3 курс укучылары өчен "Кышкы күңел ачулар" спорт бәйрәме узды. Физкультура укытучысы Г. Габдуллина чараны ачты һәм барлык катнашучыларга активлык һәм рухи күтәренкелек теләде.
Колледж командалары түбәндәге конкурсларда ярыштылар: Скандинавларча йөрү, тупны хоккей таякчасы белән алып бару, көйне уйлап тап, боҗраларда кичү, тюбингларда узышу һ. б.
Укучылар ярышларда актив катнаштылар: җитезлек һәм тапкырлык, тизлек һәм төгәллек буенча биремнәр үтәделәр, бер-берсенә ярдәм итеп күңел ачтылар.
Балтачта булачак авыл хуҗалыгы һөнәрманнары спортны үз итә Иске Балтач авылындагы Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы көллиятендә   укыган 1-3 курс укучылары өчен "Кышкы күңел ачулар"  спорт...
Около минуты